Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар оештыру һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды.
Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Министр чыгышы сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә республикада күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларына багышланган иде.
2020 елның 5 маена Татарстанда 31 376 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм һәлак (вафат) булган Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда бу тарихи вакыйгаларда катнашучылар һәм шаһитлар саны 2,5 тапкырга кимегән (2015 елда – 76 839 кеше).
Ветераннар мәнфәгатьләрендә төрле программалар тормышка ашырыла: беренче чиратта медицина дәвалавы, медицина препаратлары белән бушлай тәэмин итү, диспансерлаштыру, санатор-курорт дәвалавы, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, яңа торак бүлеп бирү һәм булган торакны капиталь ремонтлау.
Э.Ә. Зарипова үз чыгышында әлеге категория гражданнарга, шул исәптән шәһәр, шәһәр яны, шәһәрара транспортның барлык төрләрендә йөрү, элемтә хезмәтләре буенча ташламалар ай саен акчалата түләүләр белән алмаштырылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче ташламалар да сакланып калган: бушлай дарулар белән тәэмин итү, санатор-курорт дәвалавы, дәвалану урынына бару һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү.
Моннан тыш, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча, коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары чикләрендә, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр бәясенең 50 % күләмендә социаль ярдәм чаралары каралган.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, РФ Президенты указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнде. Шуның белән бер үк вакытта республикада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнде:
- Бөек Ватан сугышы инвалидларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының элеккеге тоткыннарына – 25 000 сум күләмендә;
- тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына – 5 000 сум күләмендә.
«Бүгенге көндә министрлык һәм Пенсия фонды линиясе буенча барлык түләүләр дә тулы күләмдә башкарылган», – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.
Ялгыз һәм ялгыз яшәүче инвалидлар һәм сугышта катнашучылар, шулай ук ялгыз һәм ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәннәре өйдә бушлай социаль хезмәтләр ала. Әлеге хокуктан 2 102 кеше файдалана.
Татарстанда картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда һәм психоневрологик интернатларда 97 сугыш ветераны яши.
Социаль яклау территориаль органнары яшь һәм (яки) сәламәтлек аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган сугыш ветераннарын ачыклау һәм социаль хезмәтләргә мохтаҗлыкны билгеләү буенча системалы эш алып бара. Әйтик, 2020 елның I кварталында 232 ветеран өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителгән.