Хәзерге вакытта Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты, республиканың башка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре кебек үк, карантинда. Тиешле йөкләмәне, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов бирде.
Балалар интернат-йортының һәр хезмәткәре үз вазифаларына җаваплы карый: санитаркалар учреждениенең чисталыгы турында кайгырталар, тәрбиячеләр балаларның ялын оештыралар, төрле чаралар уздыралар, шәфкать туташлары яшәүчеләрнең сәламәтлеген күзәтәләр, ә пешекчеләр файдалы ризыклар белән сөендерәләр. Учреждение директоры урынбасары барлык хезмәткәрләрнең эшен контрольдә тота.
9 май иртәсендә беренче смена эстафетаны чираттагы хезмәткәрләргә тапшырачак. Моның алдыннан балалар һәм өлкәннәр иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле процедуралар да үткәреләчәк.