Бүген республиканың Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады.
Тантаналы шартларда район башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләк җыелмаларын Елисей Мурзич Тимирясов һәм Зиннәтулла Сөнгатулла улы Фәтхуллин алдылар. Шулай ук ветераннарга иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.