Татарстанда волонтерлар ветераннарны Җиңү көне белән котлый

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

7 майдан 9 майга кадәр Татарстан Республикасының әйдәп баручы яшьләр иҗтимагый оешмалары волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйлар.

«Без безгә тыныч, якты тормыш бүләк иткән ветераннарга шатлык бүләк итәргә телибез. Быел Җиңү көнен бәйрәм итү гадәти форматта узмаса да, без аларның батырлыкларын хәтерлибез һәм аларга чиксез рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте «Россия Студентлар Отрядлары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге идарәсе әгъзасы Фәрит Шәяхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International