Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ретро-кичә уздырдылар. Анда яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә катнашты. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта алар үзизоляция режимы аркасында учреждениедә яшиләр.
Кичә, 6 май көнне, Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Чара ZOOM платформасында үткәрелде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар үткәрелә.
Ярдәм Алексеевск һәм Әлки районнары, шулай ук Болгар интернат-йортларында яшәүчеләргә күрсәтелде.
«Көчләүсез балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова «Ышаныч телефоны» дигән акция үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» исеменә бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турында игълан итә. Конкурста министрлык карамагындагы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, шулай ук башка милек формасындагы оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала.
Татарстанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла. #МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында дүрт балалы Татарстан гаиләләре азык-төлек ярдәме алачак.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 416 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә күбрәк.
2020 елның 6 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 40 321 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 12 352 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,99 % тәшкил итә.