Г. Тукайның туган көне уңаеннан Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында шагыйрьнең иҗаты атналыгы үткәрелде.
Бу атна дәвамында интернат-йортның барлык төркемнәрендә татар шагыйренең әсәрләре яңгырады. Шулай ук балалар Габдулла Тукайның биографиясе белән таныштылар.
Укылган әсәрләр буенча әңгәмәләр үткәрелде, алар барышында балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Өлкән төркем балалары шулай ук тәрбиячеләр белән берг «Шүрәле» һәм «Су анасы» әсәрләрен күрсәттеләр.
.jpg)