Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр «Ботактагы кош. Яз» дигән темага мастер-класста катнаштылар.
Чара видеоэлемтә аша узды. Аны халыкара конкурслар һәм декоратив-гамәли иҗат буенча фестивальләр лауреаты Ю. Азарова оештырды.
Башта мастер-класста катнашучылар гади карандаш белән кошлар, агач ботаклары ясадылар, ә аннары акварель буяулар белән картиналарын җанландырдылар. Барлык рәссамнар үз эшләреннән канәгать калдылар һәм уртак иҗади очрашуларны дәвам итәргә теләк белдерделәр.