Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көне алдыннан, 6 май көнне, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

9 Май алдыннан җылы котлау һәм рәхмәт сүзләрен Гыйльметдин Хәбибуллин, Гарифҗан Галиев, Нурҗиһан Хөснетдинова, Габделгани Нәҗипов, Мөхлис Хәбибуллин, Тәскирә Галимуллина, Мөдәрис Зәкиев, Мансур Хәсбиуллин һәм Гильван Гыйльмуллинга җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International