Җиңү көнен данлы хезмәт белән каршылыйк

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Җиңү бәйрәмен Бөгелмәнең «Маяк» социаль адаптация үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар күркәм хезмәт белән каршыларга булды. Учреждениедә территорияне җыештыру һәм чәчәкләр утырту буенча өмә оештырдылар.

7 нче май көнне узган өмәдә хезмәткәрләр һәм үзәктә яшәүчеләр катнашты. Эш белән ярдәм итә алмый торган инвалидлар, тормыштагы кызыклы вакыйгаларны сөйләп, башкаларны рухи яктан җанландырып тордылар.

Өмәдә катнашучыларның барысы да тырышып эшләделәр һәм нәтиҗәләрдән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International