9 нчы Май алдыннан Чистай районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бөек Җиңү» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды.
Конкурста социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты. Барлык катнашучылар да рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ә Яшел Үзән районы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Җиңү көне алдыннан «Без хәтерне йөрәктә саклыйбыз...» дигән бәйрәм чарасы узды. Тарихи хроника кадрларын куллану, сугыш еллары җырларын сәхнәләштерү, туганнары турында тере хикәяләр, истәлекләр сөйләү – болар барысы да балаларга бу көннең әһәмиятен тоярга ярдәм итте.