«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәйрия акциясе кысаларында Тукай муниципаль районында 602 кеше бушлай азык-төлек җыелмалары алачак.
Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе дәвам итә.
Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта язгы эшләр кайный. Һәркем үз эше белән мәшгуль: балалар чүп-чар җыя, чәчәкләр утырталар, туфрак йомшарталар, су сибәләр, себерәләр, агачларны агарталар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов Минзәлә комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Татарстанның Апас муниципаль районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында тагын 256 азык-төлек җыелмасы китерелде.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Пионерия көненә багышланган тематик кичә узды. Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да диярлек элек пионер булганнар һәм әле дә яшьлек вакытларының җылы хатирәләрен саклыйлар.
2020 елның 15 апреленнән 15 июленә кадәр «Игелекле эшләр төбәге» бөтенроссия конкурсы үткәрелә.
Һәр кешенең тормышында коммуникацияләр бик мөһим, ә аралашу күнекмәләре әйләнә-тирә дөньяда адаптацияне шактый яхшырта. Сәламәтлекләре буенча яки башка сәбәпләр аркасында аралашу мөмкинлекләрендә чикләнгән кешеләр өчен альтернатив һәм өстәмә коммуникация чаралары менә дигән мөмкинлек булып тора.
20 май көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Наталья Хәмидуллина һәм психолог Марина Гатина күп балалы гаиләләр белән эш алып бардылар.
Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында «Мин әйтәм!» проектын тормышка ашыру дәвам итә Альтернатив коммуникация максатчан төркем балаларында сөйләм барлыкка килүне стимуллаштыра һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә.