Апас районында яшәүче 256 кеше бушлай азык-төлек тартмалары алдылар

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның Апас муниципаль районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында тагын 256 азык-төлек җыелмасы китерелде.

Район волонтерлары хәйрия ярдәмен бушатуда актив катнаштылар. Адресатларга азык-төлек тартмаларын авыл җирлекләре башлыклары китерде.

Азык-төлек җыелмасын алучыларның берсе – район үзәк китапханәсендә эшләүче Инзилә Әскәрова. Ул берүзе ике бала тәрбияли. Иртән Апас Башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина волонтерлар белән берлектә ялгыз анага хәйрия ярдәме тапшырдылар.

«Мондый бик вакытлы ярдәмгә шатмын. Балалар да тәм-томнарга шатландылар. Президентыбызга һәм район башлыгына зур рәхмәтләремне белдерәм. Сезнең игелекле гамәлләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын», – дип уртаклашты Инзилә Әскәрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International