Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов Минзәлә комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Очрашу барышында Альберт Тимерханов учреждениедә янгын куркынычсызлыгы чаралары, җәйге чорда янгыннарны булдырмау максатыннан халык белән профилактик эш алып бару, автоном янгын хәбәрчеләреннән файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.
Бүгенге көндә автоном янгын хәбәрчеләре балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 299 гаиләдә һәм 333 ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар йортында урнаштырылган. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.