Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта язгы эшләр кайный. Һәркем үз эше белән мәшгуль: балалар чүп-чар җыя, чәчәкләр утырталар, туфрак йомшарталар, су сибәләр, себерәләр, агачларны агарталар. Балалар үз эшләрен тырышып башкаралар. Ярдәм итәргә һәркем, хәтта иң кечкенә тәрбияләнүчеләр дә әзер.
Уртак эш нәтиҗәсендә учреждение территориясе сизелерлек үзгәрде, кыштан соң балкып китте.
«Уртак хезмәт балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итә, җаваплылык һәм үзара ярдәмчеллек хисләрен формалаштыра. Балаларның өлкәннәргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуы күңелле, чөнки зур территориядә эш һәрвакыт күп», – дип уртаклаша балалар интернат-йорты хезмәткәрләре.