Минзәлә районы комплекслы үзәге белгечләре социаль участокларда эшне дәвам итәләр

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

20 май көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Наталья Хәмидуллина һәм психолог Марина Гатина күп балалы гаиләләр белән эш алып бардылар.

Психолог тарафыннан баланың эмоциональ торышын һәм шәхеснең характеристикасын төзүгә юнәлдерелгән балигъ булмаганнарны психиагностикалау үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч ата-аналар белән җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаганда профилактик чараларны үтәү буенча инструктаж үткәрде.

Шулай ук ата-аналарга балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү шартларын һәм тәртибен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International