Дәрвишләр интернат-йортында альтернатив коммуникация ярдәме белән балалар сөйләмен стимуллаштыру

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында «Мин әйтәм!» проектын тормышка ашыру дәвам итә Альтернатив коммуникация максатчан төркем балаларында сөйләм барлыкка килүне стимуллаштыра һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә.

Өстәмә билгеләр куллану абстракт фикерләүне һәм тәрбияләнүчеләрнең символик эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Белгечләрнең бурычы – балаларны мөстәкыйль рәвештә башка кешеләр белән аралашуга өйрәтү. Бу эштә карточкалар системасы ярдәм итә, ул сөйләшү процессын рәсемнәр белән алышуга әйләндерә. Әйтик, бала коммуникатив альбомнан тиешле рәсемне сайлап ала, коммуникатив партнер янына бара һәм аңа карточка тапшыра.

Шулай ук балалар белән эшләүдә коммуникатив планшетлар да зур ярдәм күрсәтә, алар балалар белән аралашу күнекмәләрен үзләштерүдә эшне алга этәрүне шактый җиңеләйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International