Алабуга интернат-йортында пионерия кичәсе узды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Пионерия көненә багышланган тематик кичә узды. Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да диярлек элек пионер булганнар һәм әле дә яшьлек вакытларының җылы хатирәләрен саклыйлар.

Очрашуда пионерлар оешмасының символлары, Бөек Ватан сугышы герой-пионерлары турында сөйләштеләр, тематик видеороликлар карадылар. Шулай ук чарада катнашучылар өчен «Күршегә пионер галстугын бәйлә» дигән бәйге оештырылды.

Кич белән киноклубта «Тимур һәм аның командасы» дигән нәфис фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International