Тукай районында «Ярдәм янәшә!» акциясенең икенче этабы старт алды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәйрия акциясе кысаларында Тукай муниципаль районында 602 кеше бушлай азык-төлек җыелмалары алачак. Волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр район халкына тартмаларны тарата башлады инде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм чарасы республика президенты Р.Н. Миңнеханов инициативасы буенча коронавирус пандемиясе чорында аеруча зыян күргән татарстанлылар өчен кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International