Татарстанлылар «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында катнаша ала

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 апреленнән 15 июленә кадәр «Игелекле эшләр төбәге» бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

Конкурсның төбәк этабы 2020 елның 19 маеннан 1 июненә кадәр уза. Җиңүчеләр Татарстан Республикасыннан проектлар исемлегенә керәчәк һәм җиңү яулаган очракта финанс ярдәме алачак.

Конкурсның төбәк этабы биш этаптан торачак:

1 этап: 2020 елның 19 маеннан 25 маена кадәр – конкурска гаризалар бирү;

2 этап: 2020 елның 26 мае – килгән гаризаларны таләпләргә туры килү-килмәүгә тикшерү (Нигезләмәне карагыз);

3 этап: 2020 елның 27-28 май көннәрендә – читтән торып гаризаларны бәяләү этабы;

4 этап: 2020 елның 29 мае – видеоконференция форматында гаризаларны бәяләүнең турыдан-туры этабы һәм эксперт комиссиясе тарафыннан конкурска йомгак ясау;

5 этап: 2020 елның 1 июне – конкурска йомгак ясау, җиңүчеләрне билгеләү.

2019 елда Татарстан Республикасы конкурста җиңүчеләр исемлегенә керде һәм иң яхшы региональ тәҗрибәләрне гамәлгә ашыруга субсидия алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International