ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2020 ел
җомга

Хәйрия ярдәме итеп Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына азык-төлек, шәхси саклану чаралары һәм шәхси гигиена әйберләре тапшырдылар.

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ТР Инвалидлар җәмгыяте белән берлектә «Мин үзем булдырам!» проектын тормышка ашыру дәвам итә. 2019 елда проект коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республика конкурсында грант ярдәме алды.

Кукмара муниципаль районында хәйриячелек белән даими шөгыльләнүче ярдәмчел һәм игелекле кешеләр күп. Мохтаҗларны ачыкларга һәм хәйрия җыелмаларын таратырга аларга «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре булыша.

Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының икенче партиясен кабул итте. Хәйрия ярдәмен 2 147 кеше алды.

Балигъ булмаганнар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күңелсез лекцияләр балаларга алкоголь, тәмәке тарту һәм наркоманиягә бәйлелекне кисәтүнең иң яхшы ысулы түгел. Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре 10-15 яшьлек балаларның өлкәннәргә түгел, ә яшьтәшләренә ышанырга омтылуларын беләләр. Нәкъ менә шуңа күрә учреждение педагоглары профилактик эшнең иң нәтиҗәле ысулларын сайладылар.

Барлык өлкәннәр дә диярлек газета-журналлар укырга ярата. Шулай алар тышкы дөнья белән элемтәдә торалар, яңалыкларны беләләр.

Илебезнең чын геройларына рәхмәт һәм хәтер билгесе итеп, «Буыннар хәтере» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясен яңадан башлап җибәрде. Значокларны реализацияләүдән кергән барлык акчалар ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелә.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шулай итеп «Картонаж-полиграфия эшләнмәләре» укыту-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын өлешчә түләде.

18 апрель көнне Актаныш районына икенче тапкыр «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында 660 азык-төлек җыелмасы килде. Аны шул ук көнне авыл җирлекләренә тараттылар.

Буа муниципаль районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында тагын 727 азык-төлек җыелмасы китерелде. Тиздән азык-төлек тартмалары адресатларга барып җитәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International