ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 20 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 51 768 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 747 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,55 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 460 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 11 кешегә күбрәк.

19 майда билгеләп үтелүче Пионерия көне инде күптән рәсми бәйрәм булудан туктаса да, бүген дә үзенең яшь пионер елларын яратып искә алучы кешеләр бар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Г. Тукайның «Су анасы» әкиятен сәхнәләштерүне оештырдылар.

«ГранаТ-Стан Групп» ҖЧҖ социаль хезмәт алучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Зәйнең «Шатлык» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бергә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең торак урыннарын карап чыктылар. Профилактик чаралар белән күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләр колачланды.

19 май көнне Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар «Урманны янгыннан саклагыз» дигән профилактик дәрес оештырдылар. Анда 12 яшүсмер катнашты.

Бүген Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы йөкле хатын-кызлар өчен дистанцион мәгълүмат сәгате үткәрде.

Билгеләп үтәбез, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелә.

19 май көнне иң яхшы дип табылган эшләр авторларын грамоталар һәм сувенирлар белән бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International