Коммуникация – балалар тормышының аерылгысыз өлеше

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Һәр кешенең тормышында коммуникацияләр бик мөһим, ә аралашу күнекмәләре әйләнә-тирә дөньяда адаптацияне шактый яхшырта. Сәламәтлекләре буенча яки башка сәбәпләр аркасында аралашу мөмкинлекләрендә чикләнгән кешеләр өчен альтернатив һәм өстәмә коммуникация чаралары (АӨК) менә дигән мөмкинлек булып тора.

Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында инде икенче ел «Мин әйтәм!» проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында аралашу күнекмәләрен белмәүче балалар АӨК чаралары ярдәмендә аралашырга өйрәнә. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә балалар үзләренең ихтыяҗлары һәм теләкләре турында «сөйләргә» өйрәнәләр. Альтернатив коммуникация карточкалары балалар тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, алар тәрбияләнүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International