Казанның «Картонаж-полиграфия эшләнмәләре» предприятиесе хезмәт хакы буенча 1 млн сумнан артык бурычын түләде

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Казан шәһәре предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде.

Шулай итеп, «Картонаж-полиграфия эшләнмәләре» укыту-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ 145 хезмәткәргә 1 037,0 мең сум акча түләде.

Моннан тыш, «Продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфатын раслау үзәге» АҖ хезмәт хакы буенча бурычын тулысынча түләде. Казан оешмасы 2 хезмәткәр алдындагы гомуми 263,0 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International