Буа районында чираттагы азык-төлек тартмаларын таратуга керештеләр

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында тагын 727 азык-төлек җыелмасы китерелде. Исегезгә төшерәбез, бушлай азык-төлек тартмаларын 6 категория гражданнар ала ала:

- җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдән 8 яшьтән олырак балалар;

- ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан һәм җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдәге балалар;

- опека буенча вазыйфалар түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр;

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр;

- керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;

- әти-әниләре кризистан аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек белән шөгыльләнгән яисә шәхси эшмәкәрлек башкарган балалар.

Волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтә башладылар инде. Тиздән азык-төлек тартмалары адресатларга барып җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International