Кукмара муниципаль районында хәйриячелек белән даими шөгыльләнүче ярдәмчел һәм игелекле кешеләр күп. Мохтаҗларны ачыкларга һәм хәйрия җыелмаларын таратырга аларга «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре булыша.
20 һәм 21 майда Кукмара районының 7 гаиләсе һәм 8 өлкән яшьтәге гражданы азык-төлек пакетлары рәвешендә хәйрия ярдәме алды. Билгеләп үтик, республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм хәрәкәте берләштерә.