Зәйдә «Мин үзем булдырам!» проектында катнашучылар яңа туган балалар өчен комплектлар тегәләр

2020 елның 22 мае, җомга

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ТР Инвалидлар җәмгыяте белән берлектә «Мин үзем булдырам!» проектын тормышка ашыру дәвам итә. 2019 елда проект коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республика конкурсында грант ярдәме алды.

Проект мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызларны җәмгыятькә социаль интеграцияләүгә һәм реабилитацияләүгә юнәлтелгән. «Тегү эше» кабинетында проектта катнашучылар авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге яңа туган балалар өчен бүләк җыелмалары әзерләделәр.

22 май көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ведомствоара социаль патронатта торучы күп балалы ананы өченче бала туу белән котладылар. Хатын-кызга яңа туган сабый өчен кием комплекты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International