ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Татарстанлылар «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары алуны дәвам итә. Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренә азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе килде. Районның тагын 802 кешесе хәйрия ярдәме алды.

Аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру буенча «Яңа тормыш – киләчәк өметләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Бала минем карынымда» дигән видеодәрес уздырдылар.

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шул исәптән ветеран хатын-кызларга аерым игътибар бирә.

Шашкалар һәм шахмат – балаларга шатлык һәм ләззәт китерә торган уеннар гына түгел, ә акыл үсеше өчен нәтиҗәле чара да.

22 май көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Ураза бәйрәме» дип исемләнгән чара узды. 

Психоактив матдәләр куллануны беренчел кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Г. Муракаева мәктәп яшендәге балалар һәм барлык теләүчеләр өчен чара үткәрде.

Билгеләп үтик, республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм хәрәкәте берләштерә.

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән эшләүдә хезмәт терапиясе кебек эшчәнлек төре актив кулланыла.


22
май, 2020 ел
җомга

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында 21 майда Яңа Чишмә муниципаль районына азык-төлек тартмаларының чираттагы партиясе белән фура килеп җитте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International