Актанышка икенче тапкыр 660 азык-төлек җыелмасы килде

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

18 апрель көнне Актаныш районына икенче тапкыр «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында 660 азык-төлек җыелмасы килде. Аны шул ук көнне авыл җирлекләренә тараттылар. 19 май көнне исә Актаныш җирлеге буенча 208 кеше ул тартмаларны алды.

Тармаларны кулларына алучыларның һәрберсе ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

«Әлеге ярдәмне икенче тапкыр алам. Ураза аенда шундый саваплы гамәл эшләүчеләргә зур рәхмәт», – ди Мөнирә Гыйләева.

«Бик зур рәхмәт инде безне шулай кайгыртканнары өчен. Тартмага гел кирәкле азык-төлек тутырганнар. Безгә шактый вакытка җитте», – ди Әлфия Гафурҗанова.

Фото чыганагы: «Актаныш-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International