Барлык өлкәннәр дә диярлек газета-журналлар укырга ярата. Шулай алар тышкы дөнья белән элемтәдә торалар, яңалыкларны беләләр.
Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар да искәрмә түгел. Яңа матбугатны социаль хезмәт алучылар түземсезлек белән көтә. Яңалыклар укыгач, алар күршеләре белән уртаклашалар, мәгълүмат алмашалар. Интернат-йортта яшәүчеләр төбәк яңалыкларыннан гына түгел, дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар.