Илебезнең чын геройларына рәхмәт һәм хәтер билгесе итеп, «Буыннар хәтере» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясен яңадан башлап җибәрде. Значокларны реализацияләүдән кергән барлык акчалар ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелә.
Үзизоляция чаралары белән бәйле рәвештә, быел «Кызыл канәфер» акциясе гадәттәгедән озаграк дәвам итәчәк. Значокны онлайн рәвештә, популяр сәүдә челтәрләре кибетләрендә, «Россия почтасы» бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Акциягә шулай ук «Бәхетле» ҖЧҖ һәм «Лента» ҖЧҖ дә кушылды.
Үзизоляция чаралары беткәннән сон, значокларны волонтерлар җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чаралар кысаларында таратачаклар.