Хәйрия ярдәме итеп Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына азык-төлек, шәхси саклану чаралары һәм шәхси гигиена әйберләре тапшырдылар.
Үзизоляциядә булган учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар барлык битараф булмаган кешеләргә ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында «Болгар икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖ, КФХ башлыгы Андрей Иванович Тюнев, шәхси эшмәкәр Николай Иванович Шишкин хәйрия ярдәме күрсәттеләр.
