Әлмәтлеләр «Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары алдылар

2020 елның 22 мае, җомга

Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының икенче партиясен кабул итте. Хәйрия ярдәмен 2 147 кеше алды.

Массакүләм хәрәкәт эре предприятиеләр, бизнес, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар, хәйриячеләр һәм битараф булмаган барлык татарстанлыларны берләштерде. Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе республикада президент Р.Н. Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International