ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында стационар алыштыручы технологияләр актив кертелә. Шуларның берсе – өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе.

«НАЗ» («Ласка») социаль ярдәм үзәге» АКБО һәм «АБ ИнБев Эфес» АҖ хәйрия нигезендә Биектау районында яшәүче ялгыз социаль хезмәт алучыларга антисептиклар тапшырдылар.

Бүген «Татар-информ» МА «Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль ярдәм һәм халыкны эш белән тәэмин итү чаралары турында» темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

Җәйге каникуллар алдыннан Казан шәһәре комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече социаль хезмәт алучылар белән онлайн-консультация үткәрде. Чараның темасы – «Куркынычсыз каникуллар».

Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисның күчмә эшен оештырды. Мәшгульлек үзәге белгечләре социаль авыр хәлдәге бер гаилә янына барып кайттылар.

Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе» технологиясе буенча беренче ел гына эшләми инде. Мәктәпнең тыңлаучылары – яшь яки инвалидлык аркасында үз-үзләренә хезмәт күрсәтүе авыр булган авыручыларны караучылар.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 478 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 18 кешегә күбрәк.

2020 елның 27 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 55 786 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 018 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,75 % тәшкил итә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрелә. Моның өчен социаль хезмәт алучыларның учреждениедә максималь куркынычсыз яшәү шартлары булдырылган.

Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән ТАССР төзелү турында лекция-әңгәмә үткәрделәр. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараны тәрбияче Л.К. Билалова оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International