«Шәфкать» үзәгендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты эшли

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе» технологиясе буенча беренче ел гына эшләми инде. Мәктәпнең тыңлаучылары – яшь яки инвалидлык аркасында үз-үзләренә хезмәт күрсәтүе авыр булган авыручыларны караучылар.

Шул ук вакытта комплекслы үзәктә тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты да эшли. «Демография» милли проекты кысаларында федераль бюджет акчаларыннан май аенда прокат пункты һәм Карау мәктәбе җиһазлар, йомшак инвентарь, чыгым материаллары, техник тернәкләндерү чаралары белән тулыландырылды.

Хәзерге вакытта белгечнең бурычларына трость, култык таяклары, коляскалар белән грамоталы файдаланырга өйрәтү дә керә. Инде хәзер индивидуаль яки төркем формасында авыру кешене өй шартларында тәрбияләү буенча белем алырга мөмкин.

Карау мәктәбе һәм прокат пункты эше мәсьәләләре буенча Түбән Кама шәһәре, Кайманов урамы, 16а йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 43-43-50.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International