«НАЗ» («Ласка») социаль ярдәм үзәге» АКБО һәм «АБ ИнБев Эфес» АҖ хәйрия нигезендә Биектау районында яшәүче ялгыз социаль хезмәт алучыларга антисептиклар тапшырдылар.
Хәйрия ярдәмен адресатларга «Өмет» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең шәфкать туташы таратты. Шулай ук бүлекчәнең социаль хезмәткәрләренә һәм социаль хезмәт алучыларга чираттагы тапкыр шәхси гигиена кагыйдәләре турында искә төшерделәр, янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрделәр.