Зәйнең мәшгульлек үзәге социаль авыр хәлдәге гаиләләр белән эшне дәвам итә

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисның күчмә эшен оештырды. Мәшгульлек үзәге белгечләре социаль авыр хәлдәге бер гаилә янына барып кайттылар.

Әлеге гаиләгә шәһәр һәм районның эш базары торышы, ихтыяҗ булган һөнәрләр, мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эшсез гражданнарны һөнәри укыту, эшсез гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итү, шулай ук эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International