Хисап атнасында татарстанлыларга 2 425 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

2020 елның 27 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 55 786 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 018 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,75 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 36 168 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 425 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,54 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 2 795 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 71 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International