Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән ТАССР төзелү турында лекция-әңгәмә үткәрделәр. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараны тәрбияче Л.К. Билалова оештырды.
Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучыларга республиканың тарихы, халкы, дәүләт символлары, милли бәйрәмнәр, республиканың танылган сәяси эшлеклеләре турында сөйләделәр. Соңыннан интернат-йортта яшәүчеләр «Татарстан» һәм «Казан» журналлары белән таныштылар.