Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрелә. Моның өчен социаль хезмәт алучыларның учреждениедә максималь куркынычсыз яшәү шартлары булдырылган.
Профилактик чараларның берсе – яшәүчеләрнең дуслары белән шәхси элемтәләрен чикләү. Шул ук вакытта, гериатрлар сүзләренә караганда, социаль изоляция өлкән кешеләрнең тормыш дәрәҗәсенә һәм психологик сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә интернат-йортта социаль хезмәт алучыларның якыннары белән дистанцион аралашуы оештырылган. Моның өчен смартфоннар, планшетлар, ноутбуклар һәм компьютерлар кулланалар.
Интернат-йортта яшәүчеләрнең күбесе Интернеттан һәм социаль челтәрләрдән актив файдалана. Әмма сәламәтлекләре яки башка сәбәпләр аркасында мондый мөмкинлектән мәхрүм ителүчеләр дә бар. Мондый кешеләргә учреждение хезмәткәрләре булыша. Дуслары һәм якыннары белән даими аралашу өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга уңай кәеф сакларга һәм психоэмоциональ халәтне шактый яхшыртырга ярдәм итә.