ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2020 ел
җомга

29 майда 17.00 сәгатьтә Диана Гурцкая Үзәгенең YouTube-каналында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен беренче «Онлайн игелеклелек дәресе» узачак.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «шуклык», «вандализм» һәм «явыз гамәл» төшенчәләрен өйрәнделәр. Аларга бу эштә педагоглар Энҗе Булатова һәм Ольга Петрова ярдәм итте.

Карантин вакытында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүләрен дәвам итәләр.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хат язышу буенча оныклар» акциясен тормышка ашыру дәвам итә. Аның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш белән кызыксынуларын арттыру, буыннар арасында ныклы элемтәләрне җайга салу..

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы уздыра.


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Веста» урта гомуми белем бирү мәктәбе» ШМУ 23 хезмәткәргә 189,0 мең сум акча түләде.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт базасында, «Мин әйтәм!» проектын тормышка ашыру кысаларында, үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балаларда фән һәм картина-символ коммуникацияләре күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән дәресләр үткәрелә. Моның өчен визуаль график чаралар – фотографияләр, рәсемнәр, символлар һәм предметлар – кулланыла.

Шушы көннәрдә Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль хезмәт алучылар белән «Үз өендә бәхетле булган кеше бәхетледер» темасына онлайн-консультация үткәрде.

«Балалар уйный торган театр» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Кыйналган кыйналмаганны алып бара» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрделәр. Бу чарада 7-12 яшьлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашты. Дәреснең максаты – коммуникатив мөмкинлекне, иҗади сәләтләрне үстерү һәм уңай аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

«Яңгыр балалары» проектын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина учреждениенең Инстаграм аккаунтында «Аутизм «җыелмасы белән танышу» дигән видеодәрес үткәрде. Чараның максаты җыелмага кергән уеннар белән танышу иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International