Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында стационар алыштыручы технологияләр актив кертелә.
Шуларның берсе – Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе.
Дәресләрдә авыруларның туганнарына якыннарын карауның авыр һәм җаваплы бурыч икәнлеге турында аңлаталар. Бер яктан, авыру кешегә аның турында якын кешесе кайгыртканда күпкә уңайлырак. Икенче яктан, квалификациясе булмаган кеше күрсәткән ярдәм дөрес булмыйча, авыру зыян күрергә мөмкин.
Авыруларның туганнарына дәресләрне дөрес үткәрү өчен «Шатлык» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре дә күп белергә тиеш. Шуңа күрә алар «Старость в радость» хәйрия фонды белгечләре үткәргән укуларда катнашып, белем һәм күнекмәләрене даими камилләштерәләр.
Авыруның туганнарын укыту гаиләдәге барлык кешеләрнең дә хәлен җиңеләйтә. Авыру тәрбияләүченең ашату, хәрәкәтләнү, шәхси гигиена буенча кулланылучы техникаларны дөрес куллануы авыру кешенең хәле яхшыруына ярдәм итә.