Казанның комплекслы үзәгендә балаларның каникуллар вакытында куркынычсызлыгы турында кайгырталар

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар алдыннан Казан шәһәре комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече социаль хезмәт алучылар белән онлайн-консультация үткәрде. Чараның темасы – «Куркынычсыз каникуллар».

Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:

- шәһәрдә, шәһәр читендә һәм су янында куркынычсызлык кагыйдәләре;

- куркыныч хәлләр шартларында тормышны һәм сәламәтлекне саклау.

Консультациянең максаты җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышы күнекмәләрен формалаштыру иде. Чарадан соң ата-аналарга электрон почта аша «Балаларның җәйге куркынычсызлыгы» дигән белешмәлек җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International