ТР Хезмәт министрлыгы: цифрлаштыру хезмәт базарындагы халәтнең онлайн-мониторингын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» МА «Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль ярдәм һәм халыкны эш белән тәэмин итү чаралары турында» темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

Ведомство башлыгы үз чыгышында Россия Президенты В.В. Путин инициативасы белән кертелгән, яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында гражданнарны социаль яклауны тәэмин итү, аларның керемнәрен һәм эш урыннарын саклап калу өчен беренче чираттагы чаралар турында сөйләде.

Әйтик, 2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләү билгеләү турында гаризалар кабул ителә башлый. Республикада яңа айлык түләүне җан башына уртача кереме төбәктә яшәү минимумыннан кимрәк булган (9 450 сум) һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган гаиләләр алачак.

Түләү күләме 4 686,50 сум тәшкил итә – бу узган елның икенче кварталында регионда билгеләнгән бала өчен яшәү минимумының яртысы.

Җан башына уртача кереме яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаган гаиләләргә билгеләнә торган беренче балага айлык түләү 2020 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр гаризалар тапшырмыйча һәм гаиләнең матди хәлен исәпкә алмыйча башкарылачак. Быел түләү күләме 9 373 сум тәшкил итә.

2020 елның апрель-июнь айларында ана (гаилә) капиталына хокуклы һәм 3 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә ай саен 5 000 сум түләнә. 12 майдан әлеге чара 2017 елның 1 апреленнән 2019 елның 31 декабренә кадәр беренче бала туган (уллыкка алынган) гаиләләргә дә кагыла. Татарстан Республикасында бу 136 725 кешегә кагылачак.

Моннан тыш, 2020 елның 12 маенда РФ Президенты В.В. Путин 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 000 сум күләмендә яңа түләү турында игълан итте. Түләү керемнәрне исәпкә алмыйча, 2020 елның июненнән башлап гамәлгә ашырыла. Татарстанда бу 640 377 кешегә кагылачак.

1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиенең минималь күләменә килгәндә, Россия Президенты В.В. Путин инициативасы буенча аны 2 тапкыр – 3 375,77 сумнан 6 751 сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде.

Министр үз чыгышында 2020 елдан башлап Татарстанда гамәлгә кертелгән өстәмә социаль ярдәм чаралары турында да җентекләп сөйләде. Пандемия шартларында алар шулай ук балалары булган гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде.

Эльмира Зарипова республикада хезмәт базарындагы вәзгыять мәсьәләсенә аерым тукталды. 27 нче майга Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән 55 786 эшсез граждан исәпләнә.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, цифрлаштыру инструменты Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы халәтнең онлайн-мониторингын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирде. Бүген «Работа в России» порталыннан гражданнар да, эш бирүчеләр дә актив файдалана. Шуңа күрә министр татарстанлыларны порталда резюмеларны тутыруга җаваплы карарга чакырды. Бу уңышлы эшкә урнашу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

9 апрельдән мәшгульлек үзәгенә исәпкә кую турындагы гаризалар гражданнар тарафыннан шулай ук «Работа в России» порталындагы шәхси кабинет аша тутырыла. Хәзерге вакытта 54 048 гариза бирелгән.

Чыгыш ахырында Эльмира Зарипова республика массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итте. Ведомство башлыгы коронавирус пандемиясе шартларында социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне актив һәм киң яктыртуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына ярдәм иткән өчен журналистларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International