ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

26 нчы май көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бинасында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны һәм персоналны эвакуацияләү узды. Профилактик чара персоналның янгын чыккан очракларында эш итү һәм үзеңне тоту күнекмәләрен кабатлау максатыннан үткәрелде.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Минзәлә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре белән бергә, 70 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның торак урыннарында автоном янгын хәбәрчеләре куюны дәвам итәләр.

Пандемия чорында барлык оешмаларда да яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча махсус саклык чаралары кертелгән.

Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ураза бәйрәме уңаеннан танып-белү дәресе үткәрелде. Аның максаты балаларны Россия халыкларының рухи мәдәниятенә җәлеп итү, башка конфессияләр вәкилләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, ислам тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү иде.

Бүген Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын чыкканда яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш тренировка узды.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе старт алды. Ул ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 12 апрелендәге 485 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 1 мартыннан алып билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган затлар 2020 елның апрель-июнь айларында 12 130 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие алырга мөмкин. Бу хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән азат ителгән хезмәткәрләргә кагылмый.

Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең шәфкать туташы атна саен учреждение хезмәткәрләренә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары, гигиена кагыйдәләре турында хәбәр итә.

Куркынычсызлык нигезләре дәресендә Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Мария Тазова балаларны тимер юл вокзалына виртуаль экскурсиягә чакырды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы уздыра. Конкурста балигъ булмаганнар өчен республика махсус учреждениеләре катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International