«Ялкын»да тәрбияләнүчеләргә кояш сугудан саклану турында сөйләделәр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Ольга Абалакова тәрбияләнүчеләр белән профилактик чара үткәрде. Балаларга кояш сугудан ничек сакланырга һәм бәхетсезлек очрагында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Ольга Александровна балигъ булмаганнарга презентация һәм «Аркадий Паровозов ярдәмгә ашыга» дигән мультфильм кулланып, теоретик материал тәкъдим итте, ә аннары яшүсмерләр белән бәхетсезлек очрагында беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде.

Чарада барлыгы 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International