Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен мини-викторина узды. Россия көненә багышланган әлеге чараны хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова үткәрде.
Очрашу компьютер классында узды. Белгеч чарада катнашучыларга илебезнең гербы, флагы, гимны һәм аларның әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук тернәкләнүчеләр тематик видеоролик карадылар һәм бу дәүләт бәйрәменең тарихы турында белделәр. Соңыннан социаль хезмәт алучылар белән «Россиянең данлы символлары» дигән викторина үткәрделәр, ә аннан соң алар Paint компьютер программасында Россия флагы ясадылар.
Чарада барлыгы биш кеше катнашты.