Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Без көч куллануга һәм экстремизмга каршы» программасы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече дистанцион дәрес үткәрде.
Әлеге чарада алты балигъ булмаган бала катнашты. Белгеч аларга терроризм һәм көч куллану төрләре, балаларга ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук катнашучыларга балалар өчен ышаныч телефонының бердәм номерын да искә төшерделәр: 8 800 2000 122, ул тәүлек буе шалтыратулар кабул итә.