Шәһәр юлларында куркынычсызлык трафаретлары төшерәләр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» ярдәмче программасы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе, ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән берлектә, «Куркынычсызлык трафаретлары» дигән арт-проектны тормышка ашыруда катнаштылар. Хәзерге вакытта, җәйге каникуллар башлану белән бәйле рәвештә, әлеге чара аеруча актуаль.

Арт-проектның максаты – юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту өчен җаваплылык хисе формалаштыру.

Җәяүлеләр юлы алдыннан балалар асфальтка «Баланы җитәклә», «Юлның куркынычсыз булуына инан» һәм «Наушникларны сүндер» дигән зур ак язулар ясадылар. Моңа кадәр җәяүлеләрне бәрдергән урыннарга, борылышлар артында урнашучы һәм машина йөртүчеләр өчен начар күренә торган җирләргә аерым игътибар бирелде.

Проектны оештыручылар фикеренчә, язулар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында уйланырга этәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International