Менделеевскида дистанцион формада гражданнарны кабул иттеләр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

9 июньдә Менделеевск муниципаль районында Zoom-очрашу форматында гражданнарны кабул итү оештырдылар. Әлеге чараның инициаторы – район социаль яклау бүлеге, ул элек тә күп балалы гаиләләр белән шундый очрашулар үткәргән иде инде.

Гражданнарны Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев кабул итте. Чарада шулай ук муниципалитетның төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да катнашты.

Онлайн-формат ярдәмендә чарада барлык теләүчеләр катнаша алды. Бу бигрәк тә кечкенә балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен уңайлы.

Ата-аналар күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү, мәктәптәге ашату, уен мәйданчыкларын төзекләндерү һ.б. турында сораулар бирделәр. Барлык сорауларга да алар тулы җаваплар һәм экспертлар консультацияләре алдылар.

Ахырда район башлыгы Валерий Чершинцев мондый дистанцион чараларны квартал саен үткәрергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International