Казан шәһәренең Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән «Куркынычсыз җәй кагыйдәләре» темасына онлайн-консультация үткәрде. Чараның максаты җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышы күнекмәләрен формалаштыру иде.
Дистанцион консультация барышында катнашучылар югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарда, тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Чарадан соң Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече электрон почта аша социаль хезмәт алучы гаиләләргә тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатучы буклетлар җибәрде.